Балтачның "ДОССААФ" автомәктәбендә имтиханнар узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 16 мартында Балтачның "ДОССААФ" автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына квалификация имтиханнары узды. Сынауга 6 кеше кертелде, аларның берсе имтиханны тапшыра алмады, ә калган укучылар сынауны уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшыручылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

М.Р.Габдрахманов – ТР Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International