2019 елның 14 мартында Арча районының "Северный" АХП" ҖЧҖ базасында Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлар һәм баш зоотехниклар катнашында механикалаштыру һәм терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2018 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.