Балтач муниципаль районында – киңәшмә

2019 елның 15 марты, җомга

2019 елның 15 мартынла Балтач районы хакимиятендә оешмаларның, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә булды. Киңәшмәдә Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов авыл хуҗалыгы техникасына еллык техник карауны уздыру һәм аңа әзерләнү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы техникасын алдагы техник карауга әзерләү өчен механизаторларга белдерелә торган тиешле таләпләр турында аңлатылды.

М.Р.Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International