ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Пәнҗешәмбе көнне, 2019 елның 14 мартында, Азнакай районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә Азнакай шәһәре башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

14 март көнне "Ташкын" ҖЧҖ хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарына һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. 

2019 елның 14 мартында Бөгелмә аграр көллияте базасында "АI", "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды.

Ютазы муниципаль районында РФ Хөкүмәтенең "Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә, ТК уздыру графигына туры китереп, сәнәгать предприятиеләре балансында торучы транспорт чараларына техник карау уздырулар башланып китте.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс комиссиясе утырышы

2019 елның 13 мартында "Челтәр компаниясе" ҖЧҖ БЭЧ филиалында, гарфик нигезендә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 40 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде.

2019 елның 13 мартында Балык Бистәсе муниципаль районында "ТАТАВТОДОР" АҖ филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды.

2019 елның 12 мартында, Кама Тамагы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш инженер-инспекторы Х.М.Гайнуллин катнашында, шулай ук ЮХИДИ, техконтроль вәкилләре белән берлектә, "Татавтодор" АҖ Апас филиалы Кама Тамагы участогы механизаторлары һәм транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар белән киңәшмә уздырылды.

Март аенда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләренең эш планының 9 п. үтәү максатында техниканы, чәчү, туфрак эшкәртү техникасын һәм башка машиналарны язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләүне тикшерүдә тоту эшен дәвам итәбез, бер үк вакытта алар хуҗалыкларга чыгып тикшерелә.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 2019 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International