Пәнҗешәмбе көнне, 2019 елның 14 мартында, Азнакай районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә Азнакай шәһәре башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Тикшерү барышында техниканы ремонтка әзерләү, механизаторлар белән тупланыш, техник карау уздыруга әзерлек, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителеш, җәрәхәт алу очракларына анализ ясау, башка төрле мәсьәләләр каралды.
Руслан Мәннафович – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай ш. һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы.