"Татавтодор" АҖ Апас филиалы Кама Тамагы участогы механизаторлары белән киңәшмә узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 мартында, Кама Тамагы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш инженер-инспекторы Х.М.Гайнуллин катнашында, шулай ук ЮХИДИ, техконтроль вәкилләре белән берлектә, "Татавтодор" АҖ Апас филиалы Кама Тамагы участогы механизаторлары һәм транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар белән киңәшмә уздырылды. Тракторларга һәм юл-төзелеш машиналарына һәм аларның тагылмаларына еллык техник карауны уздыру, шулай ук төрле категорияләр буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алу, алмаштыру, эшче һөнәрләр (бульдозерчы-машина йөртүче, экскаваторчы һ.б.) алу, техниканы теркәтү, төрле хәлләрдә беренче медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

Х.М.Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International