2019 елның 13 мартында "Челтәр компаниясе" ҖЧҖ БЭЧ филиалында, гарфик нигезендә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 40 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде. Теркәлү документларының булуы, номер агрегатларына туры килүе, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларының булуы тикшерелде, машиналарның техник торышына (тышкы яктырту җиһазларының торышына, руль һәм тормоз системасы төзеклегенә һ.б.) махсус игътибар бирелде, инструменталь контроль чаралары кулланылды. ТК нәтиҗәләре буенча "Техник карау узу турында таныклык"лар бирелде.
С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
