2019 елның 14 мартында Бөгелмә аграр көллияте базасында "АI", "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды. Сынауга 48 укучы кертелде, аларның 1се теория биремен бирә алмады, 1се практиканы тапшырмады, 12 укучы имтиханга килмәде. Калган укучылар сынауны уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшыручылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.