14 март көнне "Ташкын" ҖЧҖ хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарына һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды.
Хуҗалыкта механизаторларны сайлау һәм язгы чәчү эшләренә машина-трактор паркын әзерләү эшенә җаваплы караганнар.
Биредә 23 берәмлек трактор һәм дистәдән артык тагылма тикшерелде. Техник карау уздырылганда ТР Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы в.б. Ринат Гыйльманов, хуҗалыкның баш инженеры Салават Исламов һәм башкалар катнашты. Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләгәндә техника куркынычсызлыгын үтәүгә махсус игътибар бирелде.