Быелның 3 мартында "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауларга 9 кеше кертелде.
2019 елның 12 мартында "Татавтодор" АҖ Чүпрәле филиалында Чүпрәле муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров һәм Россия ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ Чүпрәле районы буенча өлкән инспекторы – өлкән полиция лейтенанты Р.Р.Шәрәпов катнашында автомобиль һәм үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләр өчен техниканы куркынычсыз эксалуатацияләү дәресе булды.
2019 елның 12 мартында Бөгелмә аграр көллияте базасында "АI", "В", "С", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды.
2019 елның 11 мартында, расланган графикка туры китереп, Яшел Үзән районы "Красный Восток Агро" ААҖ базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды.
"Татавтодор" АҖ "Буинский" ЮРТИ Апас филиалы – Буа районында тотрыклы эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Ел саен филиал өлешенә 1719 чакрымнан артык юлда юл эшләрен башкарырга туры килә, шуның 1365 чакрымына асфальт түшәлгән. Мондый төр эшләрне башкару, бигрәк тә шундый күләмдә, куәтле юл техникасы паркы булганда гына мөмкин хәл. Андый техника арасында, гадәти трактордан башлап асфальт түшәүче һәм җәюче техникага кадәр, махсуслаштырылган үзйөрешле машиналар төп "эш коралы" булып хезмәт итә. Барлык юл техникасы нигездә җәйге чорда, тыгыз юл трафигы булганда эшли. Шуңа күрә дә оешма җитәкчелеге өчен булган барлык машиналарны тиешле техник торышта саклап тоту өстенлекле булып тора.
4 марттан 7сенә кадәр "Сарман аграр көллияте" ДАҺББУ базасында механизаторларның квалификациясен күрсәтү курслары узды, әлеге чараны "Агросила" АҖ оештырды. Дүрт көн дәвамында Сарман, Зәй, Тукай, Азнакай һәм Минзәлә районнарыннан 180 артык механизатор Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, җайланмалар һәм техника буенча "Ростсельмаш", "CLAAS", "Fliegl", "Challenger", "Fendt", "Lemken", "Amozone", "John Deere", "Bednar", "Horsch" фирмалары вәкилләреннән һәм Сарман аграр көллияте укытучыларыннан белем һәм күнекмәләр алды.
9 март көнне Кукмараның ДОСААФ автомәктәбендә А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга кандидатлар арасында имтихан уздырылды. Сынауга 8 кеше кертелде һәм аларның 8 дә теория белән гамәли өлешне уңышлы тапшырды. Якын киләчәктә алар шушы категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
11 март көнне "Әтнә ТКХ" МУП техник карау уздырылды. Барлыгы 6 берәмлек коммуналь техника күрсәтелде.
2019 елның 5 мартында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Ф.Хәсәнов белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре инженерлары белән киңәшмә уздырылды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлегендә белем бирү үзәкләре вәкилләре белән киңәшмә уздырылды.