2019 елның 12 мартында "Татавтодор" АҖ Чүпрәле филиалында Чүпрәле муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров һәм Россия ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ Чүпрәле районы буенча өлкән инспекторы – өлкән полиция лейтенанты Р.Р.Шәрәпов катнашында автомобиль һәм үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләр өчен техниканы куркынычсыз эксалуатацияләү дәресе булды. Дәрес барышында иминлекле юл хәрәкәте, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Кызыл-сары төсендәге яктылык маякчыкларының, тышкы яктырту җиһазларының һәм ут чагылдыргыч җайланмаларның төзеклегенә махсус игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торучы техник карауга әзерлек мәсьәләләре дә каралды.
И.И. Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.