7 март көнне, календарь графигы буенча, "Яшел Үзән механика көллияте" ДАҺББУ базасында "В, С, Д, Е" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. 19 студентның 15е сынауларга кертелде. 10 студент имтиханның теория һәм гамәли өлешен беренче мәртәбәдән үк уңышлы тапшырды. Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
2019 елның 7 мартында Чүпрәле районының "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" балаларга белем бирүче бюджет оешмасы базасында "Буран" АДЕ кар чанасына техник карау уздырылды. Гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре техникасы дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең махсус күзәтүендә тора.
2019 елның 10 мартында Чистай муниципаль районы территориясендә ГТХ хезмәте һәм балык саклау инспекторлары белән берлектә "Кар чанасы-2019" операциясе кысаларында профилактик рейд оештырылды. 12 кар чанасы каралды, 6 кисәтү, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. 1 өлеше һәм 9.3 ст. буенча 5 беркетмә төзелде.
2019 елның 6 мартында, расланган графикка ярашлы рәвештә, Яшел Үзән муниципаль районында "Майский" телица комбинаты" ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау уздырылды.
2019 елның 2 мартында "Зөя" төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы хакимияте тарафыннан "Зөя" төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгының махсус сакланыла торган табигать территориясендә махсус саклык режимы бозылу һәм браконьерлык фактларын ачыклау буенча планлы рейд уздырылды.
2019 елның 7 мартында Чирмешән районының "ИделОйл" АҖ базасында кар чаналарына техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе-бирмәвенә махсус игътибар бирелде. Техник карауга 6 берәмлек техника китерелде. Барлык кар чаналары буенча техник карау узу турында таныклыклар рәсмиләштерелде.
2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэминат бүлеге башлыгы Р.Н.Булатов катнашында киңәшмә булды. Анда 2018 елда район эшенә йомгак ясалды. Быелгы елда үсемлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләре каралды, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмасының һәркайсы буенча язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары кабул ителде.
Киңәшмәдә агымдагы мәсьәләләр буенча ТР Аксубай муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Гатин, Аксубай районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Бикмөхәммәтов, Россельхозцентр вәкиле Р.Гыйльметдинов катнашты.
2019 елның 5 мартында Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсендә " Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе" ДКУ башлыгы Зарипов Ришат Өлфәт улы, а/х идарәсе белгечләре, райондагы оешмаларның җитәкчеләре һәм баш инженерлары, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Зарафетдинов Рамил Ралиф улы катнашында "2018 ел өчен хуҗалыкларның эшен анализлау һәм 2019 елга планнар" темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук агросәнәгать комплексындагы үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыруга да зур игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендәге ир-атлар коллективы исеменнән сезне язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов 13 март көнне Алексеевск штп, Куйбышев урамы, 85/14 адресы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.