Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендәге ир-атлар коллективы исеменнән сезне язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Хатын-кызлар элек-электән гүзәллек, аналарча кайгырту һәм тынычлык алиһәсе булып тора. Һәм бүген дә безнең иминлек сезнең зирәклеккә, сизгерлеккә һәм хезмәт сөючәнлеккә бәйле. Кабатланмас нәзәкатьлелек, сөйкемлелек һәм оптимизм белән һөнәри сыйфатны, сабырлыкны һәм җаваплылыкны үзендә берләштерә алу кебек гадәти булмаган сыйфатларыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Чын йөрәктән сезгә сәламәтлек, иминлек һәм бәйрәм кәефе телим! Тормышыгызда сөенеч-шатлыклар һәм мәхәббәт мөмкин кадәр күбрәк булсын!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы
Радик Зыятдинов