2019 елның 7 мартында Чүпрәле районының "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" балаларга белем бирүче бюджет оешмасы базасында "Буран" АДЕ кар чанасына техник карау уздырылды. Гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре техникасы дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең махсус күзәтүендә тора.
Техник карау барышында техник карау уздыру кагыйдәләренең 8 пунктында каралган документларның булуы, машинаның тапшырылган документта күрсәтелгән белешмәләргә җавап бирүе тикшерелде. Шулай ук машинаның техник торышы һәм комплект өлешләре дә куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә җавап бирү-бирмәве буенча тикшерелде. Техник карау йомгаклары буенча техник карау узу турында таныклык бирелде.
И.И. Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.