2019 елның 6 мартында, расланган графикка ярашлы рәвештә, Яшел Үзән муниципаль районында "Майский" телица комбинаты" ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау уздырылды.
Әлеге агросәнәгать комплексы предприятиесендә барлыгы 125 берәмлек трактор, тагылмалар һәм үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән башка төрле үзйөрешле машиналар теркәлгән. Техник карауга 25 берәмлек техника китерелде. Тикшерү эше контроль-диагностика җайланмаларын кулланып уздырылды.
Күрсәтелгән тракторлар һәм башка төрле үзйөрешле машиналар исәбендә тышкы яктылык җиһазларының төзексезлеге өлешендә 1 җитешсезлек очрагы ачыкланды.
Карауга тапшырылган барлык төзек үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Техниканың калган өлешенә техник карау расланган графикка ярашлы рәвештә быелның апрель аенда уздырылачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.