2019 елның 10 мартында Чистай муниципаль районы территориясендә ГТХ хезмәте һәм балык саклау инспекторлары белән берлектә "Кар чанасы-2019" операциясе кысаларында профилактик рейд оештырылды. 12 кар чанасы каралды, 6 кисәтү, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. 1 өлеше һәм 9.3 ст. буенча 5 беркетмә төзелде.
Рейд уздырган вакытта дәүләт техник күзәтчелек инспекторларыннан аңлатма бирүне таләп итә торган сораулар бирелә.
Юлсызлыктан йөрүче моточараларга чаңгылы-чылбырлы кар чаналары һәм тәгәрмәчле һәм чылбырлы сазлыктан йөрүче машиналар карый. Шундый яңа техника сатып алган очракта аның хуҗасы сатучыдан үзйөрешле машинаның паспортын, сату-алу шартнамәсен, тапшыру-кабул итү актын, техниканың РФ стандартларына җавап бирүе турында сертификат алырга тиеш. Әгәр техника элегрәк дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлгән булса, сатучы сатып алучыга аны исәптән төшерү турында тамгасы белән машинаны теркәтү турында таныклык бирергә тиеш.
РФ Хөкүмәтенең 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карары нигезендә транспорт чараларының, шул исәптән двигателенең күләме 50 куб см артык булган моточараларның, хуҗалары сатып алганнан соң ун көнлек срокта теркәүгә алу эшләрен уздырырга тиеш. Техниканы теркәүгә алу хуҗаларның яшәү (теркәлү) урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гамәлгә ашырыла. Моның өчен дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә югарыда саналган документлар, шулай ук хуҗаның шәхесен таныклый торган документлар тапшырыла. Шуннан соң техниканың номер агрегатлары документлардагы белешмәләр белән чагыштырыла. Гаризаларның бланклары, теркәлү өчен дәүләт пошлинасын түләү кәгазьләре теркәлү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегеннән бирелә.
РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Техник карау кагыйдәләре нигезендә дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлгән юлсызлыктан йөрүче моточаралар ел саен хуҗалары тарафыннан техник карау узу өчен тапшырылырга тиеш.
Кар чанасын яки юлсызлыктан йөри торган башка автомототранспорт чарасын 16 яшьтән башлап йөртергә рөхсәт ителә. Кар чанасын йөртүчегә мәҗбүри документ булып А1 категориясе буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегеннән бирелә торган тракторчы-машина йөртүче таныклыгы тора. Шул ук вакытта бирелгән таныклык бары тик юлсызлыктан йөрүче моточаралар категориясенә генә карый. Аерым очракларда, мөрәҗәгать итүчедә 2000 елга кадәр бирелгән, ачык А категориясе (мотоцикл) буенча йөртүче таныклыгы булганда, таныклык имтихан тапшырмыйча һәм укымыйча да бирелергә мөмкин. Моны ЮХИДИ тарафыннан бирелә торган имтихан карточкасы белән дәлилләргә мөмкин.
Рейд барышында шулай ук 1995 елга кадәр чыгарылган, үзйөрешле машина паспорты булмаган кар чаналарын теркәтүгә кагылышлы сораулар да бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча, милекчелек хокукына файдалану хокукын билгеләү өчен, беренче хуҗасыннан хәзергесенә сату-алу шартнамәсе тапшырылырга тиеш, мондый шартнамә булмаганда яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кар чаналарының хуҗалары белән әңгәмә барышында бирелгән барлык сорауларга аңлатмалы җаваплар бирелде.
С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы