ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 һәм 6 март көннәрендә "Саба аграр көллияте" ДАҺББУ “В”, “С”, “D” һәм “E” категориясе буенча имтихан кабул ителде. Дүртенче курста укыган 66 студентның 64се сынауга кертелде.

2019 елның 1 мартында Кукмара муниципаль районында Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Харисов Рөстәм Раиф улы белән берлектә "Кар чанасы" операциясе буенча уртак рейд уздырылды.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә узды, анда 12 нче "Балыкчы. Аучы" махсус күргәзмәсе ачылды.

2019 елның 6 мартында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү - погрузчик йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды.

"Буа ветеринар техникумы" ДАҺББ учреждениесе базасында тракторчы-машина йөртүчеләрне әзерләү буенча оештырылган курсларны укып бетерү белән, 5 март көнне, "С", "D", "E", "F" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукын алуга квалификация имтиханы үткәрелде.   


5
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 4 мартында Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә "В", "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынауга 18 кеше кертелде.

Быелның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков "Мамадыш ПК" ДАҺББУ эшлекле визит ясады. Очрашуда "Мамадыш политехник көллияте" ДАҺББУ директоры Николай Егоров, "Балык Бистәсе агротехник техникумы" ДАҺББУ директоры Мансур Мәннанов катнашты.

2019 елның 4 мартында Лаеш техник-икътисад техникумында "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алу буенча кандидатлар арасында сынау уздырылды.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 25 февраленнән 3 мартына кадәр тикшерүләр барышында 8 кар чанасы каралды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 һәм 19.22 ст. 1 өлеше буенча беркетмәләр төзеп, 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, 5 күрсәтмә бирелде.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Кар чанасы" операциясен уздыру турында" 2019 елның 10 гыйнварындагы 01-05/1-пр номерлы боерыгы нигезендә ТР Әгерҗе районында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара инспекциясе инспекторы Э.М.Хуҗәхмәтов белән берлектә Красный Бор авылы янәшәсендә Чулман елгасындагы кар чаналары тикшерелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International