Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә узды, анда 12 нче "Балыкчы. Аучы" махсус күргәзмәсе ачылды.