"Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

5 һәм 6 март көннәрендә "Саба аграр көллияте" ДАҺББУ “В”, “С”, “D” һәм “E” категориясе буенча имтихан кабул ителде. Дүртенче курста укыган 66 студентның 64се сынауга кертелде. 54се теория өлешен уңышлы тапшырды һәм тиешле категория буенча тракторны гамәли йөртү өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханның гамәли өлеше Т-25 (В категориясе), Беларус-1221.1 (С категориясе), Valtra Т191Н (D категориясе) һәм ДТ-75Д (Е категориясе) тракторларында уздырылды.
Уңайлы тормаган һава торышына бәйле рәвештә һәм комбайннарның озак вакытлы саклауга куелган булуы сәбәпле, "F" категориясе буенча имтиханның теория һәм гамәли өлеше соңрак срокка күчерелде.

Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International