2019 елның 1 мартында Кукмара муниципаль районында Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Харисов Рөстәм Раиф улы белән берлектә "Кар чанасы" операциясе буенча уртак рейд уздырылды. Операция барышында теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы һәм техник карау уздыру турында таныклык булуы каралды. Рейд барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Вәлиев Алмаз Хәбир улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.