"Буа ветеринар техникумы" ДАҺББ учреждениесе базасында тракторчы-машина йөртүчеләрне әзерләү буенча оештырылган курсларны укып бетерү белән, 5 март көнне, "С", "D", "E", "F" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукын алуга квалификация имтиханы үткәрелде. Әлеге сынауда 25 кеше катнашты, алар арасында укуларны шушы көннәрдә төгәлләгән курсантлар белән берлектә әлеге имтиханны бирү хокукына ия булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында тракторчы-машина йөртүче таныклыгын үз вакытында ала алмаган затлар да бар иде. Имтиханның теория өлеше белем бирү йортындагы махсус компьютерлар сыйныфында узды, ә аның махсус җиһазландырылган трактородромында сынауның гамәли өлеше узды. Имтиханда катнашучылар үзләренә тиешле категорияләр буенча үзләштерелгән үзйөрешле машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте. Уңайсызрак торган һава торышына бәйле рәвештә, "F" категориясе буенча гамәли имтихан ике ай соңгарак, комбайн йөртү өчен яхшы шартлар булган чорга күчерелде.
Тулаем алганда, уздырылган имтиханның нәтиҗәләре начар түгел, нибары биш кандидат өчен генә сынауны беренче мәртәбә биреп карау отышлы булмады һәм алар өчен 7 көннән соң кабат сынау оештырылачак.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.