"Арча агросәнәгать һөнәр көллияте" ДАҺББУ имтиханнар узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

2019 елның 4 мартында Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә "В", "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынауга 18 кеше кертелде. 2 студент имтиханның теория өлеше буенча канәгатьләндерерлек билге ала алмады. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Бирә алмаганнар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.   

 Г.Г.Касыймов – ТР Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International