"Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә имтихан булды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 6 мартында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү - погрузчик йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 19 кеше кертелде.

Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә "ВС" категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәргә укыту программасы буенча әзерлек узган  7 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International