Чистай муниципаль районында – "Кар чанасы-2019" операциясе

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 25 февраленнән 3 мартына кадәр тикшерүләр барышында 8 кар чанасы каралды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 һәм 19.22 ст. 1 өлеше буенча беркетмәләр төзеп, 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, 5 күрсәтмә бирелде.
"Юлда йөрү кагыйдәләре"ндә каралган документларның үзең белән булмавы, теркәлмәгән техниканы эксплуатацияләү кебек очраклар элеккегечә төп хокук бозу очраклары булып тора. Кар чаналары һәм юлсызлыктан хәрәкәт итүче мототранспорт чаралары аларның хуҗаларының теркәлгән урыны буенча сатып алынган вакыттан ун тәүлек дәвамында дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән техниканы милекчелек хокукын раслаучы нинди дә булса документлардан башка эксплуатацияләү Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә, штраф тукталышына урнаштыруны да кертеп, җаваплылыкка тартуны күздә тота. Кар чанасы – теркәлү генә түгел, ә махсус категорияле йөртү хокукы булуын да таләп итә торган транспорт чарасы.
Юлсызлыктан хәрәкәт итүче мототранспорт чарасын йөртү хокукын бирә торган документ булып "А1" ачык категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы тора.
 

С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International