ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Кар чанасы" операциясен уздыру турында" 2019 елның 10 гыйнварындагы 01-05/1-пр номерлы боерыгы нигезендә ТР Әгерҗе районында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара инспекциясе инспекторы Э.М.Хуҗәхмәтов белән берлектә Красный Бор авылы янәшәсендә Чулман елгасындагы кар чаналары тикшерелде. Рейд барышында барлыгы 8 кар чанасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 2 (ике) беркетмә төзелде, әңгәмәләр уздырылды, куркынычсыз эксплуатацияләү буенча киңәшләр бирелде.
К.В.Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе ш. һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
