2019 елның 12 мартында Бөгелмә аграр көллияте базасында "АI", "В", "С", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды. Сынауга 28 кеше кертелде, алардан 8е имтиханны бирә алмады, 7се килмәде, калган укучылар сынауны уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшыручылар тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.