"Әтнә ТКХ" МУП техника карау уздырылды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

11 март көнне "Әтнә ТКХ" МУП техник карау уздырылды. Барлыгы 6 берәмлек коммуналь техника күрсәтелде. Теркәлү документларының һәм иминиятләштерүнең, механизатор таныклыкларының булуы тикшерелде, ТК уздырганда машиналарның техник торышының ярашлы булуына (тышкы яктылык җайланмаларының торышына, руль һәм тормоз системасының төзек булу-булмавына) махсус игътибар бирелде, зарурлык булганда инструменталь контроль чаралары да (люфт һәм төтен үлчәгеч җайланмалар) кулланылды.  

Барлык техника техник карау узды, нәтиҗәдә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International