2019 елның 11 мартында, расланган графикка туры китереп, Яшел Үзән районы "Красный Восток Агро" ААҖ базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды.
Теркәлгән 63 берәмлек техникадан техник карауга 51 берәмлек, шул исәптән 12 трактор тагылмасы, күрсәтелде. 46 берәмлек техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Тышкы яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча биш техникага техник карау актлары тапшырылды. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районының башка АСК предприятиеләрендә дә техник карау эше дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.