Быелның 3 мартында "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауларга 9 кеше кертелде. Имтиханның беренче теориягә кагылышлы этабында 9 кандидат аларны уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Имтиханның гамәли өлешен 9 кеше дә уңышлы тапшырды. Аларга тракторчы-машина йөртүче таныклыклары тапшырылачак, шуның белән берлектә мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына ия булачак.
Руслан Хөҗҗәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай ш. һәм Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.