"Сарман аграр көллияте" ДАҺББУ базасында механизаторларның квалификациясен күтәрү курслары узды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

4 марттан 7сенә кадәр "Сарман аграр көллияте" ДАҺББУ базасында механизаторларның квалификациясен күрсәтү курслары узды, әлеге чараны "Агросила" АҖ оештырды. Дүрт көн дәвамында Сарман, Зәй, Тукай, Азнакай һәм Минзәлә районнарыннан 180 артык механизатор Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, җайланмалар һәм техника буенча "Ростсельмаш", "CLAAS", "Fliegl", "Challenger", "Fendt", "Lemken", "Amozone", "John Deere", "Bednar", "Horsch" фирмалары вәкилләреннән һәм Сарман аграр көллияте укытучыларыннан белем һәм күнекмәләр алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру кагыйдәләре турында аңлатты. 2019 елда Татарстан Республикасында үзйөрешле техника катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек, ут элү очраклары буенча анализ ясалды.

Фирмаларның вәкилләре механизаторларга үз тракторларын, бөртек җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын эксплуатацияләү үзенчәлекләре турында уртаклашты. Авыл хуҗалыгы техникасындагы конструкцияләрнең, аларгы хезмәт күрсәтү һәм аларны көйләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы техникасын вакытлыча саклауга куюны оештыру һәм аның технологиясе, бу эшкә әзерләнү һәм башкару турында җиткерде.

Көллият укытучылары куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, юлда имин хәрәкәт итү, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары өчен шиннарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен аңлатты.

Уздырылган укытулар нәтиҗәсендә узган материал буенча тест уздырылды.

 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International