Тукай муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләре инженерлары белән киңәшмә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 5 мартында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Ф.Хәсәнов белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре инженерлары белән киңәшмә уздырылды. Чараның темасы 2019 елга еллык техник карау уздыруга багышланды. Киңәшмәдә оешмаларның вәкилләре техник карау графигы һәм аны уздыру тәртибе белән танышты. Шулай ук үзйөрешле техниканы теркәү һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алмаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде.


М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы ш. һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International