"Татавтодор" АҖ "Буинский" ЮРТИ Апас филиалы – Буа районында тотрыклы эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Ел саен филиал өлешенә 1719 чакрымнан артык юлда юл эшләрен башкарырга туры килә, шуның 1365 чакрымына асфальт түшәлгән. Мондый төр эшләрне башкару, бигрәк тә шундый күләмдә, куәтле юл техникасы паркы булганда гына мөмкин хәл. Андый техника арасында, гадәти трактордан башлап асфальт түшәүче һәм җәюче техникага кадәр, махсуслаштырылган үзйөрешле машиналар төп "эш коралы" булып хезмәт итә. Барлык юл техникасы нигездә җәйге чорда, тыгыз юл трафигы булганда эшли. Шуңа күрә дә оешма җитәкчелеге өчен булган барлык машиналарны тиешле техник торышта саклап тоту өстенлекле булып тора.
Быелның 11 мартында "Татавтодор" АҖ "Буинский" ЮРТИ Апас филиалында, елдагыча, автоюл хуҗалыгы хезмәткәрләренең Дәүләт техник күзәтчелек һәм Таттехконтроль хезмәте вәкилләре белән очрашуы булды. Әлеге киңәшмәнең төп максаты бер генә – машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен саклау, шулай ук юлларда бәхетсезлек очракларына һәм юл һәлакәтләренә юл куймау. Киңәшмә тематикасы юл техникасына еллык техник карауны оештыруга һәм уздыруга багышланды, шулай ук техник карап тоту кебек төрле актуаль мәсьәләләр дә, производствода барлыкка килгән бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтү турында да сөйләшү булды. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов һәм "Таттехконтроль" АҖ Буа филиалы директоры А.М.Җамалетдинов чыгышларында төп басым куркынычсызлык темасына ясалды. Очрашу азагында алар үз профиленең бурычларына җентекләбрәк тукталды һәм җыелган кешеләрнең сорауларына тулы җаваплар бирде.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.