Ютазы муниципаль районында техник караулар уздырыла

2019 елның 15 марты, җомга

Ютазы муниципаль районында РФ Хөкүмәтенең "Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә, ТК уздыру графигына туры китереп, сәнәгать предприятиеләре балансында торучы транспорт чараларына техник карау уздырулар башланып китте.

ТК уздырганда кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү белешмәләренә туры килүенә, Машиналарны теркәүгә алу кагыйдәләренең һәм Үзйөрешле машиналарга ТК уздыру кагыйдәләренең үтәлешенә махсус игътибар бирелә. 2019 елның 14 мартында "Урыссу химия заводы" ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын техник карауга күрсәтте.   

12 берәмлек техника: автопогрузчиклар, тракторлар һәм тагылмалар бер рәткә бастырылган иде. Техник карау уздыру барышында 10 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 2 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде һәм конкрет срокларын күрсәтеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International