Техник карауга һәм язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеген тикшерүдә тоту

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Март аенда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләренең эш планының 9 п. үтәү максатында техниканы, чәчү, туфрак эшкәртү техникасын һәм башка машиналарны язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләүне тикшерүдә тоту эшен дәвам итәбез, бер үк вакытта алар хуҗалыкларга чыгып тикшерелә. Быелның 13 мартында Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлеге, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле И.Р.Гарипов белән берлектә югарыда аталган эш "Игенче" ҖЧҖ, "Алан" ҖЧҖ, "Теләче Агро" ҖЧҖ һәм әлеге җәмгыятьнең 4 бүлекчәсендә гамәлгә ашырылды. Хуҗалыкларны карау барышында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ремонтлау һәм алда торган техник карауга, ә агрегатларны агымдагы сезонның кыр эшләренә әзерләү буенча киңәшләр һәм консультацияләр бирелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International