Язгы кыр эшләренә әзерлек

2019 елның 15 марты, җомга

Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы секторында 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек алып барыла: запас өлешләр сатып алынган, тракторларга һәм авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясала. Быелның 14 мартында техниканы чәчү компаниясенә әзерләү барышы белән танышу максатларында комиссия тикшерүе уздырылды. Комиссия эшендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механикалаштыру бүлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм аның урынбасары, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы катнашты.

Механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр белән уздырылган коллектив әңгәмәләр барышында техниканы һәм агрегатларны тулы әзерлектә кыр эшләренә күрсәтү бурычлары һәм сроклары билгеләнде, һәр хуҗалыкта техник караулар уздыру сроклары күрсәтелде.

И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International