Әгерҗе муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек алып барыла

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков районда язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә "Назяр" ҖЧҖ базасында оештырылган иде. Киңәшмә эшендә Әгерҗе муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин, "Агрофирма Агрыз" ҖЧҖ директоры Радик Мәвлиев һәм райондагы башка авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм районның дәүләт техник күзәтчелек хезмәте җитәкчесе катнашты.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре кыр эшләренә әзерлек барышы, үзйөрешле техникага техник караулар оештыру һәм ремонт эшләренең активлык дәрәҗәсен арттыру турында җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International