Еллык техник карау уздыру графигы буенча, 2019 елның 21 мартында "СПК КОЛОС" җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 32 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. "СПК КОЛОС" хезмәткәрләре белән юлда имин йөрү, куркынычсызлык техникасы һәм үзйөрешле машиналарны алкогольдән исерек халәттә йөртү буенча профилактик әңгәмә уздырылды.
Нәтиҗәдә техник карау уздыру турында 30 таныклык бирелде һәм, җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә чыгарып, 2 техник карау акты төзелде.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.