Питрәч муниципаль районының "П.В.Дементьев исемендәге КАТК" ДАҺББУ филиалында имтиханнар узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 22 мартында Питрәч муниципаль районының "П.В.Дементьев исемендәге КАТК" ДАҺББУ филиалында "В", "С" категориясе буенча вакытлыча таныклык алу өчен а/х җитештерүендә тракторчы-машина йөртүче һөнәре буенча имтиханнар узды. Имтиханны уңышлы тапшырган 4 нче курстан 9 студент 2 ай дәвам итәчәк эш практикасы вакытында район хуҗалыкларында механизаторлар сыйфатында чәчү эшләрендә катнашачак.

В.В.Максимов - Питрәч районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International