Иң беренче булып техник карауга 2019 елның 27 мартында "Кушар" АХСК тракторлары һәм тагылмалары күрсәтелде. 47 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Төп игътибар машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, теркәлү документларының һәм механизатор таныклыкларының булу-булмавына юнәлтелде. 5 берәмлек техника төрле сәбәпләр аркасында техник тикшерүне узмады, алар буенча техник карау актлары төзелде, җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде. Техкарау узган тракторларга һәм тагылмаларга таныклыклар бирелде.