Буа районындагы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында еллык техник карауны уздыруга техниканы беренчеләрдән булып "Буа элеваторы" ААҖ һәм "Авангард" ҖЧҖ хуҗалыклары күрсәтте. Беренче очракта, 27 март көнне, 9 берәмлек техника күрсәтелде, алардан 7 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды, ә ике берәмлеге буенча, ачыкланган төрле җитешсезлекләре өчен, техник карау актлары төзелде. Киләсе көнне чираттагы техник карау "Авангард" ҖЧҖ хуҗалыгындагы үзйөрешле техникага карата үткәрелде. Әлеге хуҗалыкта районның иң күп санлы машина-трактор паркы бар, анда 180 берәмлектән артык төрле үзйөрешле машина исәпләнә. Беренче чиратта, тәүге язгы кыр эшләре башланганчыга кадәр, тракторлар һәм тагылмалар техник карау узарга тиеш, чөнки язгы чорда аларга булган ихтыяҗ бик зур була.
Расланган график буенча, 28 март көнне, 40 берәмлектән артык трактор һәм тагылма чираттагы техник карауга тапшырылды. Беренче көнне тапшырылган техниканың барысы да техник карауны узды, калганнары, 100 берәмлектән артыгы, киләсе ике көндә тикшереләчәк. Техник карауның беренче йомгаклары күрсәткәнчә, "Авангард" ҖЧҖ техникасының кыяфәте һәм техник торышы бик яхшы, беренче 40 берәмлек арасыннан нибары 6сы гына, куркынычсызлык таләпләре буенча ачыкланган вак җитешсезлекләре аркасында, техник карауны узмады, ләкин бу хәлгә уңайлы тормаган дымлы һава торышы сәбәпче булган (электр ялганышларында контакт булмавы һ.б.).
Алга таба, хуҗалыкның ремонт ясау алачыгында җитәкчелек механизаторлар катнашында, дәүләт техник күзәтчелек инспекторы белән берлектә техник карау уздыруның беренче көннәренә йомгак ясады. Инспектор техник карауның проблемалы урыннарын тәфсилләп билгеләде, ә "Авангард" ҖЧҖ җаваплы вазыйфаи затлары күрсәтелгән кисәтүләрне игътибарга алды һәм билгеләнгән егерме көнлек срокта аларны бетерү турында сүз бирде.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.