Балык Бистәсе муниципаль районының "Урахча" ҖЧҖ һәм "Агрокам" ҖЧҖ хуҗалыкларында техника каралды

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 27-28 мартында Балык Бистәсе муниципаль районының "Урахча" ҖЧҖ һәм "Агрокам" ҖЧҖ хуҗалыкларында, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде. Барлык күрсәтелгән техника тикшерү узды, нәтиҗәдә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карауны уздырганнан соң хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International