2019 елның 30 мартында Кукмара муниципаль районының ДОСААФ автомәктәбендә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге тарафыннан "А1" һәм "С" категориясе буенча үзйөрешле машина йөртү хокукына имтихан уздырылды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауга 19 кеше кертелде, алардан 18 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, сынауның бу өлешен дә уңышлы тапшырдылар.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)