Әлки муниципаль районында техник карау уздырылды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 30 мартында Әлки муниципаль районының "Востокзернопродукт  Южное" АСКда графикка ярашлы рәвештә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 28 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде. Күрсәтелгән техниканының 25 берәмлеге, карау йомгаклары буенча, тикшерүне уңышлы узды һәм алар буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде, калган техника буенча җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде, техник карау актлары төзелде. Техник карауны уздырганнан соң хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.

 

А.Н.Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International