2019 елның 05 апрелендә Зәй муниципаль районының "Нива" ҖЧҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка туры китереп, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелә. Еллык техник карауга 24 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 23 берәмлеге белдерелгән таләпләргә җавап бирә иде.
В.Г.Гончаров – ТР Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
.jpg)