Алабуга муниципаль районында техника карала

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 3 апрелендә, еллык техник карау уздыру графигына туры китереп, ТР Алабуга муниципаль районы буенча "Светлая Долина" ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тикшерүгә 6 берәмлек техника күрсәтте. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. "Светлая Долина" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә уздырылды. Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 6 таныклык бирелде.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International