ТР Лениногорск районы "Маркс" ҖЧҖ тракторларын һәм үзйөрешле машиналарын техник карауга тәкъдим итте

2019 елның 5 апреле, җомга

3 апрель көнне ТР Лениногорск муниципаль районының "Маркс" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторларын һәм үзйөрешле машиналарын техник карауга тапшырды. Әлеге чара барышында хуҗалыклардагы тракторчылар белән әңгәмә һәм трактор, тагылма техникасын кыр һәм транспорт эшләрендә куркынычсыз файдалану буенча аңлату эше уздырылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшерүгә тапшырды.

Техник карау уздыру барышында, иң беренче чиратта, машиналарны теркәү турында таныклыкларның, ОСАГО полисларының, элек узган техник карау таныклыкларының, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде. Техник документация тикшерелгәннән соң номер агрегатларының машина документларында күрсәтелгәннәргә туры килү-килмәве чагыштырылды. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары тикшерелде, тәгәрмәчләрнең резинасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве тикшерелде.

"Маркс" хуҗалыгында техник карауга 17 берәмлек техника күрсәтелде, аларның 15 берәмлеге буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 2 тракторга актлар төзелде, алар 20 көн дәвамында яңадан техник карау узарга тиеш булачак. 

15 апрельгә кадәр техник караулар районның барлык хуҗалыкларында да узачак.

 

И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International