2019 елның 5 апрелендә Чирмешән районында "Черемшанагро" ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе-бирмәвенә махсус игътибар бирелде. Техник карауга 11 берәмлек техника китерелде. Машиналарның барысы да тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алды. Техникаларның барысы да аптечкалар, янгын сүндергечләр һәм машина йөртүчеләр өчен яктылык чагылдыра торган жилетлар белән тәэмин ителгән.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.