Еллык техник карау уздыру графигына туры китереп, 2019 елның 2 апрелендә Бөгелмә муниципаль районында "Агропродукт" ҖЧҖ тракторларына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды. Чарада хуҗалык директоры М.М.Исаев, баш инженер М.М.Солтанов, Бөгелмә МР авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Н.О.Краснов, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты. Техник карауга тапшырылган барча техника янгын сүндергечләр, аптечкалар, тәгәрәп китүгә каршы җайланмалар белән тәэмин ителгән иде. Тикшерү эше контроль-диагностика приборларыннан файдаланып уздырылды. Карау нәтиҗәләре буенча тикшерүгә тапшырылган техниканың 21 берәмлеге ТК уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Сергей Попов – ТР Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
