2019 елның 01 апрелендә Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге ҖЧҖ агропредприятиесенеке булган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Техник карауга 21 берәмлек техника китерелгән иде. Техник карау уздыру вакытында теркәлү документларының, тракторчы-машина йөртүче таныклыгының булуына һәм машиналарның техник торышы куркынычсыз эксплуатация шартларына туры килүен тикшерүгә зур игътибар бирелде. Техник карау уздыру барышында 16 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 5 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелде. Техник карауны уздырганнан соң хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.