Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.
Быелның 12 февралендә "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺББУ А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүгә белем алган чыгарылыш укучылары арасында имтихан булып узды. Барлык курсантлар да – "Транснефть-Прикамье" АҖ оешмасы хезмәткәрләре.
Ел саен, кар чаналары сезоны башлангач, дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары ЮХИДИ, ГТХ, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә "Кар чанасы" профилактика операциясен уздыра. Быел Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы белән ул 14 гыйнвардан 7 мартка кадәр уздырыла.
2019 елның 12 февралендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "АI", "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды.
Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.
6-11 февраль көннәрендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ бүлекчәсе – "Бавлынефть" НГДИ 61 берәмлек күләмендә кар чаналарына техник карау уздырылды. 55 кар чанасы тикшерүне уңышлы узды, калган 6 буенча техник карау актлары рәсмиләштерелде һәм яктылык җиһазлары, йөрү өлеше, руль механизмы төзексезлекләре өчен күрсәтмә бирелде.
2019 елның 10 февралендә Чистай районы территориясендә, асылда, Чулман елгасы акваториясендә, эксплуатацияләү барышында кар чаналарының хуҗалары тикшерелде. 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде, 9.3 статья буенча 2 беркетмә төзелде. Операция уздыру барышында шәхси хуҗаларга техник карау уздырылды, 7 кар чанасы күрсәтелде.
8 февраль көнне "Диаз" өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
7 февраль көнне, расланган графикка туры китереп, Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районында физик затларга теркәлгән кар чаналарына техник карау уздырылды.
2019 елның 6 февралендә "Машина төзелеше буенча күпфункцияле кулланма квалификацияләр үзәге өстәмә һөнәри белем бирү ассоциациясе" белем бирү үзәгендә "С" категориясе буенча үзйөрешле техника – сәнәкле погрузчик белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.